Открытие обелиска
Җиңү иртәсе бездән ерагайган саен, аның кыйммәте арта бара. Бу бәйрәм көнендә йөрәкләр илебез халкының батырлыгына горурлык хисләре белән тула, бәйрәм елдан-ел кадерлерәк була бара. Быел Бөек Җиңүнең 68 еллыгын бәйрәм иттек. Җиде дистәгә якын ел вакыт үтүгә карамастан, без бүген дә сугыш кырларында ятып калган ата-бабаларыбызның батырлыкларын онытмыйбыз.
Бөек Җиңүнең 68нче елын билгеләгән көннәрдә Ярмәкәй авыл биләмәсе Әбделкәрим авылында – Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә обелиск ачылды, . Җиңү көне алдыннан ветераннарга матур чара оештырылд: авыл үзешчән сәнгать түгәрәге әгъзалары тәбрикләде, чәй табыны оештырылды, аларның һәркайсына тәбрикләү хатлары тапшырылды. Тантанада район җитәкчелеге вәкилләре, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, авыл халкы катнашты.
– Обелисклар ачу яшь буынны тәрбияләүдә зур мәгънәгә ия. Үсеп килгән буын ата-бабаларның данлы традицияләрен дәвам итәргә тиеш. Җиңүнең 70 еллыгына без районның бар авылларында да шундый обелисклар ачарга ниятлибез, – диде бу уңайдан район хакимияте башлыгы.