Герб

Сельское поселение
Ермекеевский сельсовет
муниципального района
Ермекеевский район
Республики Башкортостан

Открытие обелиска

Җиңү иртәсе бездән ерагайган саен, аның кыйммәте арта бара. Бу бәйрәм көнендә йөрәкләр илебез халкының батырлыгына горурлык хисләре белән тула, бәйрәм елдан-ел кадерлерәк була бара. Быел  Бөек Җиңүнең 68 еллыгын бәйрәм иттек. Җиде дистәгә якын ел вакыт үтүгә карамастан, без бүген дә сугыш кырларында ятып калган ата-бабаларыбызның батырлыкларын онытмыйбыз.

Бөек Җиңүнең 68нче елын билгеләгән көннәрдә Ярмәкәй авыл биләмәсе Әбделкәрим авылында –  Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә обелиск  ачылды, . Җиңү көне алдыннан ветераннарга матур чара оештырылд: авыл үзешчән сәнгать түгәрәге әгъзалары тәбрикләде, чәй табыны оештырылды, аларның һәркайсына тәбрикләү хатлары тапшырылды.  Тантанада район җитәкчелеге вәкилләре, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, авыл халкы катнашты.

image006 image008 image010 image012

– Обелисклар ачу яшь буынны тәрбияләүдә зур мәгънәгә ия. Үсеп килгән буын ата-бабаларның данлы традицияләрен дәвам итәргә тиеш. Җиңүнең 70 еллыгына без районның бар авылларында да шундый обелисклар ачарга ниятлибез, – диде бу уңайдан район хакимияте башлыгы.

image014 image016